Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары  янгын күзәтчелеге идарәсе һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итә

2019 елның 27 августы, сишәмбе

 

Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары  янгын күзәтчелеге идарәсе һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, июль аенда, ягъни 26 һәм 30 июльдә, мунчалар янган 2 янгын булган. Ике очракта да янгынның сәбәбе - мичне төзегәндә һәм аны файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү.
Ихтимал янгыннарны булдырмас өчен мичне  утын ягып җылытырлык итеп төзегәндә һәм аннан файдаланганда  таләпләрне кабат исегезгә төшерәбез.
Теләсә нинди мичнең мөстәкыйль нигезе булырга тиеш. Мичнең өслеге яки төтен каналы  белән янып китүдән  якланган яки якланмаган стена, яки  тиз янып китүчән яисә авыр кабынып китүчән бүлге арасында   һава аралыгы  калдырырга кирәк, ул  кирпеч мичнең калынлыгы 120 мм булганда кимендә 260 мм,  ә 65 мм калынлыкта булганда  320 мм тәшкил итәргә тиеш.
Моннан тыш, мич һәм төтен торбасы агач чорма яки катлар арасындагы түшәмәләр белән тоташкан урыннарда кирпеч калынрак өелергә тиеш, гражданнарыбыз бу хакта еш кына оныталар. Аның зурлыгы яна торган материаллардан төзелгән биналар конструкциясеннән - кимендә 500 мм, янмый торган материал конструкцияләренә кадәр кимендә 380 мм булырга тиеш.  Өстәвенә, бүлгеч түшәмә (яки түшәм) калынлыгыннан 70 мм га калынрак булырга тиеш.   Мич бүлгечен  бина конструкциясе белән тоташтырырга кирәк түгел.
Түбәндәге төп кагыйдәләрне үтәргә киңәш ителә:
• Җылыту сезоны башланыр алдыннан мичләр һәм төтен юлларын чистартырга, ремонтларга һәм агартырга,
ярыклар ясарга кирәк.

• Җылыту сезоны башланыр алдыннан һәр мич, шулай ук бүлмә чикләрендә стена төтене каналлары, бигрәк тә чарлактагы төтен торбасын известь һәм балчык эремәсе белән агартырга кирәк.

• Мич, төтен торбасы агач чарлак яки катлар арасындагы түшәмәләр белән тоташкан урыннарда
 кирпеч калынрак өелергә тиеш. Мич стеналарын калынайту турында да онытмаска
кирәк.

• Янып торган мичне караучысыз яки кече яшьтәге балаларга ышанып калдыру  бик куркыныч. Мичләрне  кабызып җибәрү өчен янучан һәм җиңел кабынып китүче сыеклыклар
кулланырга ярамый.

• Теләсә нинди мичнең мөстәкыйль нигезе булырга  тиеш һәм ул стеналарның берсенә бөтенләе белән агач конструкцияләргә  ябышып торырга тиеш түгел. Алар арасында һава аралыгы калдырырга кирәк.

• Агач идәндә ягу алдыннан кимендә 50-70 см лы металл табак  (мич алды) кадакларга кирәк.• мичнең артык кызуына юл куймас өчен аны көнгә 2-3 тапкыр һәм
 сәгать ярымнан да күбрәк ягарга киңәш ителә.

•Йокларга ятарга 3 сәгать кала мич ягу туктатылырга
 тиеш.

* Өелгән кирпечләр арасында  ярыклар барлыкка
 килмәсен өчен, төтен юлын   корымнан даими төстә чистартып торырга
  кирәк.

• Мичтә әйберләр һәм чи утын киптермәгез. Җиһазлар, пәрдәләр  ягыла торган мич яныннан  кимендә ярты метр ераклыкта урнашсын.
  Бер генә очракта да озын булуы аркасында  мич эченә сыймый торган утын ягарга ярамый. Утыннар  буйлап ут тышка чыгарга һәм якындагы әйберләргә, идәнгә һәм диварларга күчәргә мөмкин.
 Яна торган һәм авыр яна торган биналарның конструкцияләре (стеналар, бүлгеләр, түшәмәләр, балкалар) мичләргә һәм төтен чыга торган торбаларга тоташа торган урыннарда бүлгечне янмый торган материаллардан ясарга  кирәк.

Һәм тагын: мичләрне ремонтлау һәм салу эшенә белгечләрне генә җәлеп итәргә кирәк.

Чигенеш:

Мичнең тышкы өслеге  яки төтен каналы һәм янудан сакланган һәм сакланмаган  стена яки бүлгеч арасында бушлык.

Яна торган материалдан эшләнгән бина конструкциясе белән тоташкан урында мич яки төтен каналы диварларын калынайту.
Төзелеш конструкцияләре кушылган урында мич стенасы яки   төтен каналының калынайган урынында бүлгечләрнең зурлыгын  яна торган   материаллардан төзелгән конструкцияләргә кадәр  тигез итеп - 500 мм  һәм  янмый торган материаллардан  380 мм  алырга кирәк. Бүлгеч түшәмә (түшәм) калынлыгыннан    70 мм га күбрәк булырга тиеш.   Мич бүлгечен  бина конструкциясе белән тоташтырырга кирәк түгел.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International