Сайлаучылар игътибарына

2019 елның 27 августы, сишәмбе

2019 елның 8 сентябрендә VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт
Советы депутатларын сайлау булачак.
Сезне иртәнге 7дән кичке 8 гә кадәр узачак тавыш бирүдә катнашырга чакырабыз. Моның өчен
Сезгә сайлау участогына Россия Федерациясе гражданины паспорты яки аны алмаштыручы документ
 белән килергә кирәк. Әгәр сәламәтлегегез яки башка мөһим сәбәп тавыш бирү көнендә
 сайлау участогына килергә мөмкинлек бирмәсә, Сезгә тавыш бирү өчен уңайлы ысул
 белән мөмкинлек бирсеннәр өчен участок сайлау
 комиссиясенә мөрәҗәгать итегез.  Гаризаны 2019
 елның 29 августыннан 7 сентябренә кадәр (көндезге  2 гә кадәр) телефон аша телдән яисә язмача бирергә мөмкин. Сайлаучылар исемлегенә керүегезне ачыклау өчен 2019 елның 29 августыннан 7 сентябренә кадәр прописка урынындагы сайлау участогына  эш көннәрендә - иртәнге
8 дән кичке 5 кә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәрендә
 8 дән көндезге 1 гә кадәр мөрәҗәгать  итәргә мөмкин. Шулай ук ТР Үзәк сайлау комиссиясенең рәсми сайтында (<URL>)
 «Үзеңне сайлаучылар исемлегендә тап» сервисыннан да файдаланырга була. izbirkom.tatarstan.ru).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International