2020 ел уңышы өчен 24 мең гектарга якын көзге культуралар чәчү планлаштырыла. Бүгенге көндә мең гектардан артык арыш, 5100 га көзге бодай һәм 400 гектарга якын көзге шепкән чәчелгән. Шулай итеп, планлаштырылган мәйданнарның чирегеннән артыгы чәчелде. Туфракны төп эшкәртү (фотода) эшләре дә алып барыла. Барлыгы 74 мең гектар җир эшкәртү планлаштырыла. Бүгенге көндә районда 6 мең гектарга якын җир эшкәртелгән.