Озак сроклы стаж өчен пенсияне вакытыннан алда билгеләү
Зур стажлы гражданнар өчен яңа сәбәп күздз тотыла. 37 елдан да ким булмаган стажлы хатын-кызлар һәм 42 елдан да ким булмаган ир-атлар пенсия яшеннән ике елга алданрак чыга алалар, ләкин хатын-кызлар өчен - 55, ир-атлар өчен - 60 яшьтән иртәрәктүгел (армия, уку озак вакытлы стажга кертелми , шулай ук РФ Пенсия фонды карамагында булган документлар буенча 1,5-3 яшькә кадәр бала караган өчен ял )
Өч һәм дүрт балалы хатын-кызларга пенсияне вакытыннан алда билгеләү
Өч һәм дүрт балалы күп балалы хатын-кызлар пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукын алалар. Хатын-кызның өч баласы булса, ул, күчеш нигезләмәләрен исәпкә алып, яңа пенсия яшеннән өч елга иртәрәк чыга ала. Хатын-кызның дүрт баласы булса, күчеш нигезләмәләрен исәпкә алып, яңа пенсия яшеннән дүрт елга иртәрәк чыга.
Шул ук вакытта пенсиягә вакытыннан алда чыгу өчен, күп балалы хатын-кызларга барлыгы 15 ел иминият стажы эшләргә кирәк.
Эшсез гражданнарга вакытыннан алда пенсия билгеләү
Пенсия алды яшендәге гражданнар өчен эшкә урнашу мөмкинлеге булмаган очракта пенсия яшеннән алданрак чыгу мөмкинлеге саклана. Мондый очракларда Пенсия күчеш чорын исәпкә алып, яңа пенсия яшеннән ике елга иртәрәк билгеләнә.