Бүген авыл бәйрәме Кыр Шунталысында узды. Бәйрәм чараларында “ТР муниципаль берәмлекләр Советы” ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, “Яңа гасыр” (ТНВ) телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов, район башлыгы Сергей Демидов, шулай ук якташыбыз, Кыр Шунталысы авылы кешесе Фәнис Гатин катнашты.
Кунакларны пылау, тәм-томнар һәм чәй белән сыйладылар. Бәйрәм программасында: концерт, конкурслар һәм уен-көлке, шулай ук авыл кешеләрен хөрмәтләү.