Бадминтон буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы җәйге әзерләнүдән соң яңа ярыш сезонын уңышлы ачты. Сезон Сарытауда «Беренче космонавт Ю.А. Гагарин кубогы» Бөтенроссия турнирыннан башланды, ул 18-22 августта узды. Ярышларда илнең 16 төбәгеннән барлыгы 200 спортчы катнашты. Татарстан бадминтончылары төрле дәрәҗәдәге 55 медаль яулады. Иң уңышлы чыгыш ясаучылар: Галиәхмәтова Регина, Липовская Кристина, Монич Павел, Гущин Иван, Григорьева Полина, Серегина Мария, Белых Дмитрий, Хаҗиев Исмал, Сөнгатуллин Айтуган, Хәйретдинов Илмир, Маннанов Ризван, Терехина Полина һәм Кузьмина Виталина.
Быел безнең бадминтончылар алдына җитди бурычлар куелды: 2007-2008 елгы кече спортчылар - Омскида 13 яшькә кадәрге Россия беренчелегенә, ә 2004 елгы өлкән уенчылар 2020 елның җәендә узачак Россия укучылары спартакиадасына әзерләнә.
Спортчыларыбызга җиңүләр телик!