"Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов белән бергә Лебяжье авыл җирлеге башкарма комитетының яңа төзелгән бинасында булды. Хәзерге вакытта объектта эчке бизәкләү эшләре бара. Ачылу тантанасы көз башына планлаштырылган.