Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, илкүләм проектлар үтәлешенә контрольлек итү буенча эшче төркем рәисе Татьяна Ларионова Алексеевск районы мәгариф хезмәткәрләре август конференциясенең пленар утырышында катнашты. Советлар Союзы Герое Иван Кочнев исемендәге икенче мәктәптә делегация эзтабарлар күргәзмәсе, яшь хәрәкәт активистлары отрядының эше белән танышты. Шулай ук кунакларга хокук саклау яшьләр отрядлары парадын тәкъдим иттеләр. Робот техникасы клубында катнашучылар да үз казанышлары турында сөйләделәр.
Пленар утырыш эшендә шулай ук Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты ректоры Ногманова Людмила Николаевна һәм Лобачевский исемендәге лицей директоры Скобельцева Елена Германовна да катнашты.
Утырыш барышында узган уку елына йомгак ясадылар һәм Алексеевск районында мәктәпкәчә һәм мәктәп белемен үстерү стратегиясе турында фикер алыштылар.