Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе хезмәткәрләре ТР Дәүләт Советының яңа составында эшләү өчен депутатлыкка кандидатларга теләк-наказлар җыярга Ялкын, Базяково һәм Лебедино авылларына бардылар.
Бу көнне 13 мөрәҗәгать җыелды. Аларда район халкы социаль өлкәгә, юлларны ремонтлауга, закон инициативаларына кагылышлы төрле мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм сорады.
8 сентябрьдә алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлауларда җиде сәяси партия катнашачак: "Бердәм Россия", Гадел "Россия", КПРФ, ЛДПР, "Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлары партиясе", " Россия коммунистлары" һәм "Үсеш партиясе". Аларның һәркайсы сентябрь аенда ук наказларны үтәүгә керешү өчен халык белән очрашулар оештыра.