Чаралар афишасы

2019 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Алексеевскилыларны һәм район кунакларын бәйрәмнәргә чакырабыз! Сезнең игътибарга
  бәйрәм чаралары анонсын
тәкъдим итәбез.
 
24 АВГУСТТА «Бал» фестиваль-ярминкәсенә

чакырабыз.  Шимбә көнне Алексеевск ш.т. б.ның
 Чиркәү мәйданында «Бал» Бөтенроссия фестиваль-ярминкәсе узачак. Чараны оештыручылар - «Татарстан умартачылары» төбәк иҗтимагый оешмасы, «ПЧЕЛИЧ» авыл хуҗалыгы эшкәртү-тәэмин итү кооперативы һәм Алексеевск муниципаль районы хакимияте.
Фестивальнең эшлекле программасы кысаларында республика умартачылары өчен семинар оештырылачак. Аның төп максаты  - умартачылар һәм умартачылар арасында аралашу, инновацияләр белән танышу, җыелган проблемаларны бергәләп хәл итү юлларын эзләү. 
Чарада катнашучыларны бал продукциясе ярминкә-күргәзмәсе, яңалыклар белән умартачылык инвентаре, «контроль сатып алу» принцибы буенча балны да,  чәйне дә татып карау,  шулай ук «Иң яхшы умартачы» исеменә команда конкурслары һәм концерт программасы көтә.
Теләгән һәр кеше чарада катнашу өчен үзенең балын һәм  алмасын алып килә ала. Балалар өчен спорт бәйрәме һәм бал темасына рәсем конкурсы оештырылачак. Чарада катнашу  бушлай. (+0).
Башлана иртәнге  10 да.
                                                             ***
24 АВГУСТТА Кыр Шунталысында Авыл көне булачак.
Бәйрәм кысаларында танылган татар башкаручылары концерты, уен программасы, сый-нигъмәтләр булачак.  Сәгать көндезге 1 дә (+0) башлана.
                                                                 ***
25 АВГУСТТА  сәгать 11 дә Пролетар  урамында балалар мәйданчыгы ачылачак.

Бәйрәм Ишегалды көненә туры китереп үткәрелә.

Программада: "Яраткан ишегалды" конкурсына йомгак ясау, уеннар, конкурслар.

Бәйрәм түбәндәге адрес буенча узачак: Пролетар ур., 14 нче  йорт. Район үзәгендә яшәүчеләр һәм район кунаклары чакырыла. (0+)

                                                                        ***

30 АВГУСТТА,  җомга көнне, алексеевскилыларны һәм район кунакларын Татарстан Республикасы көненә һәм Алексеевск районының 55 еллыгына багышланган бәйрәм концертына чакырабыз!

Шоу-программада: балалар шәһәрчеге, граффити фестивале, популяр артистларның чыгышлары һәм бәйрәм салюты! 30 август көнне кичкн 4 тә район үзәгенең Чиркәү  мәйданында очрашабыз! Әйдә, бәйрәмгә,, Алексеевск! (0+)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International