Урып-җыюның иң кызган чагы

2019 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Урып-җыю кампаниясенең иң кызган чагы. 22 августка Алексеевск районында 22 мең га суктырылган.  54 мең тонна ашлык алынган, уртача уңышлылык -  гектардан 24,7 ц.

Басуларда 100 дән артык техника эшли.
Шул ук вакытта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте Татарстанның 918 механизаторы «Иң яхшы комбайнчы» исемен алу өчен ярыша, дип хәбәр итә. Быел Министрлыкның конкурс комиссиясе республикада һәм район дәрәҗәсендә иң күп ашлык суктыру һәм ТР да иң зур   мәйданны теземнәргә салу күрсәткечләре буенча 500 җиңүчене билгеләячәк. Урып-җыюда иң югары нәтиҗәләргә ирешкән 280 комбайнчы 60 мең сум күләмендә премия белән бүләкләнәчәк, аларны 4 төркем комбайн билгеләячәк.  60 мең сум күләмендә премияне шулай ук чапкыч төркемнәре буенча иң күп мәйданны теземнәргә салган  20 механизатор алачак. Шулай ук конкурс нәтиҗәләре буенча районнарда 200 иң яхшы комбайнчы 35 әр мең сум премия алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International