21 август
Исегезгә төшерәбез, конкурс башлану турында ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 27 июльдә ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә игълан итте.
Конкурс һөнәрнең абруен күтәрү һәм популярлаштыру, 2019 елда урып-җыю кампаниясендә югары күрсәткечләргә ирешкән игенчеләрне бүләкләү, шулай ук уңышны тиз арада һәм сыйфатлы җыеп алу, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында урып-җыю техникасын нәтиҗәле куллану максатларында үткәрелә.
Быел Министрлыкның конкурс комиссиясе республика һәм район дәрәҗәләрендә иң зур ашлык суктыру һәм ТР да иң күп мәйданны чабу күрсәткечләре буенча 500 җиңүчене билгеләячәк. Урып-җыюда иң югары нәтиҗәләргә ирешкән 280 комбайнчы 60 мең сум күләмендә премия белән бүләкләнәчәк, аларны комбайннарның дүрт төркеме буенча билгеләячәкләр. 60 мең сум күләмендә премияне шулай ук чапкыч төркемнәре буенча иң күп мәйданны теземнәргә салган 20 механизатор алачак. Шулай ук конкурс нәтиҗәләре буенча районнарда 200 иң яхшы комбайнчы 35 әр мең сум премия алачак.
Үткәрелә торган ярышларның объективлыгы өчен техника куәтләр буенча төркемнәргә бүленгән. Барлыгы 4 төркем. Беренчесенә - 140 ат көченнән 230 ат көченә кадәр, икенчесенә — 230 ат көченнән 290 га кадәр, өченчесенә — 300 ат көченнән 326 ат көченә кадәр, дүртенчесенә 351 дән 530 ат көченә кадәр булган комбайннар керә.
Үзйөрешле чапкычлар төркемендә - МакДон, Челленджер, Джон Дир, Нью Холланд, Массей Фергюссон, ЕС-1, КСУ-1, CS-200.
Республиканың иң яхшы комбайнчыларын ачыклау өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы даими мониторинг алып бара, аның күрсәткечләре буенча бүгенге көндә урып-җыюда - 820 һәм игеннәрне теземнәргә салуда 98 комбайнчы катнаша.