«Звезда» хәрби-тарихи клубы һәм эзтабарлар отряды әгъзалары «Ковчег» православие палаткалы лагере балалары өчен Бөек Ватан сугышы темасына интерактив күргәзмә-әңгәмә үткәрделәр.
Балалар эзтабарларның максатлары һәм бурычлары, 1941-1945 елларда Кызыл Армия солдатларының нинди форма киеп йөрүләре, нинди кирәк-яраклар һәм корал кулланылуы турында бөтен нечкәлелкәренәз кадәр белделәр. Әңгәмә һәм күргәзмәне карау ахырында балаларга күргәзмә экспонатларын сынап карарга һәм хәтта киеп карарга уникаль мөмкинлек туды.