Татарстан Республикасы Алексеевск районы территориаль сайлау комиссиясе 2019 елның 28 августыннан 3 сентябренә кадәр һәм 671, 691, 711 нче участок сайлау комисияләре 2019 елның 4 сентябреннән 2019 елның 7 сентябренә кадәр нигезле сәбәпләр (отпуск, командировка, хезмәт һәм уку режимы, дәүләт һәм җәмәгать бурычларын үтәү, сәламәтлек торышы һәм башка игътибарга алырлык сәбәпләр - «Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында»гы 67- ФЗ санлы Федераль законның 65 нче маддәсе) аркасында сайлаучылар исемлегенә кертелгән сайлау участогында Алексеевск муниципаль районы муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлауларда тавыш бирүдә кактнаша алмаячак сайлаучыларның көн саен гаризаларын карыйлар һәм аларның срогыннан элек сайлауларын оештыралар.
Эш көннәрендә сайлау комиссияләре - кичке 4 тән 8 гә кадәр, бәйрәм көннәрендә (30 август) һәм ял көннәрендә(шимбә һәм якшәмбе) иртәнге 8 дән көндезге 1 гә кадәр эшлиләр.