Айрат Хәйруллин: «Кешеләрнең туган авылларында яшәргә теләүләрен күрү –
бу бик мөһим».
Ял көннәрендә Алексеевск районында "Ромодан - син минем Туган илем» исемле авыл бәйрәме булып узды.
Өченче буын җирдә эшләүче авыл халкын һәм туган якны төзекләндерүгә кулларыннан килгәнчә өлеш керткән кешеләрне Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин күптән түгел торгызылган гыйбадәтханәдә гыйбадәт кылынганнан соң ук сәламләде.
Якташларын сәхнәдән җирлек башлыгы Ирина Чекалина котлады, ул
район хакимиятенә, химаячеләргә һәм ромоданлыларның үзләренә рәхмәт сүзләре җиткерде.
- Безгә депутатыбыз Айрат Нәҗип улы Хәйруллин зур ярдәм күрсәтте.
Аның ярдәме белән без авыл халкы өчен бүләкләр сатып алдык.
Бүләк алган 19 кешенең барысы да бик шатланды, бездә мондый хәл беренче тапкыр бит, - дип уртаклашты ул.
Туган җирендә күптәннән хезмәт куючы, авылны төзекләндерү буенча барлык чараларда актив катнашучы кешеләрне билгеләп үттеләр,
«Авылларда тормышның үз җае белән баруын күрүемә һәрвакыт шатмын,
анда яшәүче кешеләр туган яклары өчен көрәшә дә,
анда тәртип тә урнаштыра алалар. Уртак чаралар һәм бәйрәмнәр үткәрү
авыл халкы тормышында якты вакыйга булып тора, бу халыкны берләштерә, аларны тагын да активрак итә. Кешеләрнең туган авылларында яшәргә теләүләрен күрү - бик тә мөһим, бу әле барысы да югалмаган, дигән сүз. Без бит соңгы вакытта авылларыбыз территорияләрен торгызу өчен бик күп эш башкарабыз, ә кешеләрнең теләгеннән башка
аларның анда яшәргә теләүләре мәгънәсез булачак», - дип билгеләп үтте
Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары, «Россия авылы» проекты җитәкчесе Айрат Хәйруллин.