Өстәмә яктырту, балалар мәйданчыгы һәм парковка: левашеволылар ишегалларының нинди булачагын хәл иттеләр. Ике күп фатирлы йортта яшәүчеләр гомуми җыелыш үткәрделәр һәм яңа йорт яны территориясенең макетын булдырдылар. «Безнең ишегалды» партия проекты кысаларында очрашу партиянең җирле бүлекчәсе секретаре, Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов, алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Александр Чубаров һәм ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Фоат Вәлиевның вәкаләтле вәкиле - Рәвгат Мифтахов катнашында узды.
Район башлыгы Сергей Демидов авыл кешеләрен тыңлап кына калмады, ә аларның яшәү шартлары белән дә танышты. Гомумйорт ишегалды, һичшиксез, төзекләндерү буенча күп кенә эшләрне башкаруны таләп итә. «Безнең ишегалды»проекты нәкъ менә шуңа юнәлдерелгән дә инде. Проектны тормышка ашыру квартал эчендәге юлларны, җәяүле сукмакларын, ишегалларына керү юлларын, уен, балалар, спорт мәйданчыкларын, чүп җыю өчен заманча контейнерлар урнаштыруны, йорт яны территориясен яшелләндерүне, яктырту системасын алыштыруны яки модернизацияләүне күздә тота.
Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр урамнарны өстәмә яктырту, җәяүлеләр өчен яңа юлга асфальт җәю һәм парковка төзү кирәклеген билгеләп үттеләр
.- Барлык тәкъдимнәр «Бердәм Россия» нең төбәк бүлегендә системалаштырылачак һәм тиешле ишегалды территорияләрен төзекләндерү проектларын эшләү өченТөзелеш, архитектура һәм торак- коммуналь хуҗалык министрлыгына тапшырылачак, - дип билгеләп үтте Александр Чубаров.
Халыкның барлык тәкъдимнәре дә теркәлгән, алар 2020 елдан 2024 елга кадәр уздырылачак ремонт эшләре вакытында исәпкә алыначак.