Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов Алексеевск районында булды.
Район башлыгы Сергей Демидов һәм АПК өлкәсе вәкилләре белән эшлекле очрашу барышында урып-җыю кампаниясе мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Көннәр матураеп китте, һәм кыр эшләре дәвам итә. Шуның белән бергә без дә туган яклары һәм якташлары хакына көндәлек хезмәтләре белән алны-ялны белми эшләүче хезмәтчәннәр турында сөйләүне дәвам иттерәбез. Бөртеклеләрне урып-җыю алдынгылары акчалата бүләкләр һәм сертификатлар белән билгеләп үтелделәр. Иң яхшыларның исемнәре: Әнәс Мөхәммәтҗанов, Айрат Абдрахманов, Николай Тюкарев, Иван Захаров, Владислав Кирилов, Валерий Левин, Ленар Мостафин, Александр Чичеров, Вячеслав Сапожников, Сергей Бронников.
16 августка Алексеевск районында 9200 гектардан артык ашлык суктырылган, шуларның 5500 гектары - бөртекле культуралар, 22 000 тонна ашлык җыеп алынган, уңышлылык - һәр гектардан 23 ц.