Якташыбыз Валерий Сергеев стратовулканның түбәсенә менде.
Кавказ таулары борын-борыннан үзләренең якын барырлык булмаулары белән җәлеп итә. Мәһабәт Эльбрус аеруча да үзенә тартып тора. Россиянең һәм Европаның «җиде түбә» дөньясының иң биек үрләре исемлегенә керүче тавы профессиональ альпинистларны да, романтикларны да үзенә җәлеп итә. Ә бик яхшы үсеш алган инфраструктура хисабына Эльбрус һәм аның янәшәсендәге районнар Тау ягы кунаклары арасында аеруча популяр.
Якташыбыз Валерий Ермолаевич улы Алмаз белән Эльбрус түбәсенә поход ясады. Гидны да кертеп, альпинистлар командасы барлыгы 6 кешедән торды.
Валерий Ермолаевич безгә үзенең сәяхәте турында менә ниләр сөйләде:
- Легендар стратовулканга менү алдыннан Кавказ буйлап зур сәяхәт кылдык: без Чечня һәм Дагыстанда булдык, анда мәчетләргә карап сокландык, Ингушетиядә, аның нәсел башнялары белән архитектурасы, шулай ук урман, бакча-үзәннәре без, юлчыларны, битараф калдырмады. Без Төньяк Осетиядә дә, Владикавказда да булдык, анда алтарь янында казаклар гыйбадәт кыла торган Георгий Победоносец чиркәвенә кердек. Нальчик буйлап экскурсиядән соң Эльбруска киттек.
Эльбруска без акрынлап кына мендек. Беренче көнне тәҗрибәле озата йөрүче гид җитәкчелегендә безнең тауга менүчеләр төркеме 2500 м дан артык биеклекне узды. Бу көн 2600 метр биеклектәге «Кызлар толымы» шарлавыгына күтәрелү белән билгеләп үтелде. Икенче көнне төркем Чегет тавына күтәрелде, аннан бер яктан искиткеч матур Баксан тарлавыгы, Терскол бистәсе, ике башлы Эльбрус һәм икенче яктан Донгузорун-Чегет-Карабаш, Когутаи һәм Накруда күренә. Өченче көнне без яңа биеклек алдык – төркем Пик Терескол халыкара астрономия обсерваториясенә кадәр күтәрелде. Төн чыкканнан соң сәяхәтчеләр «Унберлек приют»ына китте, ул альпинистлар өчен иң биек тау приюты дигән дан алган һәм Эльбрус ягының бер символына әверелгән. Маршрутның киләсе ноктасы Пастухов кыясы булды. Традиция буенча биеклеге 4600-4800 метр булган Пастухов кыясы Эльбрус тавы башына менгәнче климатка җайлашу урыны булып хезмәт итә. Һава торышы безне куандырмады: көчле җил аяктан екты һәм 20 градуслы салкын үз төзәтмәләрен кертте. Шуңа күрә Эльбрусның түбәсенә менүне кичектерергә туры килде. Яхшы һава торышын көтә-көтә без күтәрелә башладык. Билгеле булганча, Эльбрусның ике түбәсе бар. Аларның беренчесенә килеп җиткәч, без аны маршрутның соңгы ноктасы, дип уйлап ялгыштык. Гид юлны дәвам итәргә кирәклеген белдерде. Менә, ниһаять, без максатка ирештек! " Алтыга биш метр" мәйданчыгы, күзләрне чагылдыручы кояш, суык һәм җил - без Эльбрус түбәсендә! Тау һәм Эльбрус ягының матурлыгы онытылмас тәэсирләр калдырды.
Кире юл да бик бай булды: без Пятигорск, Кисловодск, Ессентуки, Карачай-Черкесиядә һәм Минераль Суларда булдык.
Без теләгән максатка ирештек. Ә бүләк булып әйтеп бетергесез хис-тойгылар калды: «Без моны эшләдек».