Мәктәпкә җыенырга булыш!

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

Район башлыгы Сергей Демидов бүген булачак беренче сыйныф укучыларына уңышлар теләде. Районда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит"хәйрия акциясе узды. Сергей Анатольевич балаларга - яңа ачыш шатлыклары, акыллы һәм зирәк булуларын,  нык сәламәтлек, ата-аналарга сабырлык һәм балаларының җиңүләре белән горурлануларын теләде. Муниципалитет башлыгы булачак һәр беренче сыйныф укучысының кулын кысып, уңышлар теләде һәм балаларга мәктәп чорына керү символы булган рюкзаклар тапшырды. Бу күркәм традиция 2006 елдан бирле яшәп килә. Хәйриячеләр аз керемле гаиләләрдәге балаларга мәктәпкә әзерләнүдә ярдәм итәләр, аларга кирәк-яраклар сатып алырга булышалар.
Район предприятиеләре һәм оешмалары, фермер хуҗалыклары һәм шәхси эшмәкәрләр, шулай ук депутатлар әлеге игелекле эшкә ел саен үз өлешләрен кертәләр.
Мондый ярдәм белән хәйриячеләр район яшьләренә мәктәпкә җыенырга гына түгел, ә гаделлеккә ышанырга да булышалар. Алексеевск районы хакимияте, «Алексеевскводоканал» ҖЧҖ,  ШЭ Садовников, ШЭ Егоров, «Таттелеком» ААҖ, «Алексеевск керамикасы» ААҖ, «Инженерлык челтәрләре» ҖЧҖ, «Мостовик» ҖЧҖ, «Алексеевскдорстрой» ААҖ, «Стройдорсервис» ҖЧҖ, «Родина» колхозы, «Керамика - Маркет» ҖЧҖ, Алексеевск район кулланучылар җәмгыяте, «Трио» ҖЧҖ, А.Н.Хәйруллинның хәйрия фонды, «Эдем» ҖЧҖ, «Ак Барс» банк” ААҖ, Зарипов крестьян-фермер хуҗалыгы  балаларга бәйрәм бүләк иттеләр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International