Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов Алексеевск районында булды.Район башлыгы Сергей Демидов һәм АПК өлкәсе вәкилләре белән эшлекле очрашу барышында урып-җыю кампаниясе мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Һава торышы начар булуга карамастан, кыр эшләре дәвам итә.
13 августка Алексеевск районында 7000 гектардан артык мәйдандагы ашлык җыеп алынды, 16 932 тонна бөртекле культуралар суктырылды.
Басуларда 55 берәмлек техника эшли.