Яшь гаиләләргә ярдәм өчен түләүләр

2019 елның 13 августы, сишәмбе

Татарстанда 2020 елның 1 гыйнварыннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән балалы гаиләләр өчен өстәмә түләүләр кертеләчәк.
Яшәү минимумыннан түбән керемле барлык күп балалы гаиләләр  балалар бакчасы өчен түләүдән азат ителәчәк. Моннан тыш, республикада яшәү минимумыннан түбәнрәк керем алган гаиләләр өч яшькә кадәрге балага ел саен 10 мең  сум күләмендә дарулар алу өчен электрон сертификатлар алачак. Сер түгел, бүген теләсә кайсы гаиләдә даруларга чыгымнар җыелма бюджетның шактый өлешен тәшкил итә.  Мондый чыгымнар бигрәк тә кечкенә балалар тәрбияләүче гаиләләрдә сизелә. Шуңа күрә өч яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче түбән керемле яшь гаиләләр өчен бу яңалык җитди ярдәм булачак.
Моннан тыш, биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр өчен 2020 елның 1 гыйнварыннан гаиләнең һәр әгъзасына керемне яшәү минимумы күләменә кадәр җиткерү өчен пособие кертелә. Шундый 627 күп балалы гаилә яңа елдан башлап һәр балага ай саен 4 мең сумнан артык акча алачак. Без, бу демографик чаралар балалы гаиләләргә ярдәм итәр, дип уйлыйбыз». ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, Татарстанда яңа социаль ярдәм чаралары туучылар санын саклап калырга мөмкинлек бирә, ә аерым авыл районнарында әлеге күрсәткечне арттыру өчен стимул булды.
Республикада 25 яшькә кадәрге авыл җирендә яшәүчеләр өчен беренче бала туганда 50 мең сум күләмендә «авыл» түләүләре һәм өченче бала аналары өчен бер тапкыр 100 мең сум күләмендә "авыл" түләүләре кертелде. 2018 елда әлеге социаль ярдәм чарасыннан  2016 хатын-кыз файдаланган. Бу - туучылар санын саклап калу, ә аерым авыл районнарында бу планканы күтәрү мөмкинлеге бирә торган реаль ярдәм.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International