Район башлыгы Сергей Демидов Төзүчеләр көне белән котлый
- Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәтчәннәре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Төзүчеләр көне белән котлыйм! Авыл кешеләренең тормыш сыйфаты турыдан-туры аның нәтиҗәлелегенә бәйле. Сез төзи торган объектлар авыллар һәм шәһәрләрнең йөзен үзгәртеп җибәрәләр, безнең Алексеевск районына үсәргә, алга барырга мөмкинлек бирәләр. Нәкъ менә төзүчеләр кешеләргә өй туйлары үткәрергә ярдәм итәләр. Сезнең куллар район инфраструктурасының иң мөһим элементларын һәм социаль объектлар торгызалар.
Сезгә авыр хезмәтегез, һөнәрегезгә тугры булуыгыз, осталыгыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәм.
Бу бәйрәм көнендә тармак ветераннары алдында баш иябез һәм аларга аерым рәхмәтебезне җиткерәбез.
Нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, уңышлар телибез! Бәйрәм белән!