Район башлыгы Сергей Демидов мөселманнарны Корбан бәйрәме белән котлый!
- Хөрмәтле алексеевскилылар, мөселманнар!
Сезне Ислам диненең иң мөһим бәйрәмнәреннән берсе - Корбан бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм Алексеевск муниципаль районы мөселманнары, күп еллар дәвамында җәмгыятьтәге тынычлыкны һәм үзара аңлашуны раслауга зур өлеш кертеп, барлык традицион конфессия вәкилләре белән дус һәм тату яшиләр.
Бу бәйрәм, гадәттәгечә, дин тотучыларның игътибарын рухи һәм әхлакый нигезләргә – өлкәннәргә хөрмәт, мәрхәмәт һәм якыннарыңа мәхәббәт, мохтаҗларга ярдәм итү, балаларда игелеклелек һәм мәрхәмәтлелек тәрбияләүгә юнәлдерә.
Игелеклелек һәм ихлас шәфкатьлелек - бу изге бәйрәмнең нигезе.
Алексеевск төбәгендә яшәүче халыкның дуслыгы һәм үзара хөрмәте йортларыбызда тынычлыкны һәм иминлекне саклап калыр, дип чын күңелдән ышанам. Һәр йортка нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм тынычлык телим!