Ана капиталы гаилә иминлеге өчен
Татарстан Пенсия фонды 2019 елда 10 меңләп ана капиталына дәуләт сертификаты тапшырды. Әлеге программа эшли башлаганнан бирле республикабызда сертификат бирүне сорап язылган 280 мең гариза кабул ителде. Сертификат алучыларның 80 проценты ана капиталы акчасын тулысынча файдаланган. Программа кысаларында ана капиталына 84 миллиард сум акча түләнгән.
Гариза белән мөрәжәгать итүчеләрнең 90 проценты ана капиталы акчаларын торак шартларын яхшыртуга тоткан. Программа эшли башлаганнан бирле 220 мең гаилә торак шартларын яхшырткан. Шулардан 190 мең гаилә ана капиталы белән торак кредитларын тулысынча яисә өлешчә каплаган. 30 меңнән артык гаилә торак шартларын кредит алмыйча гына яхшырткан.
Болардан тыш, Россия Пенсия фонды сертификатны балаларга белем бирүгә юнәлтүне сорап язган 18 мең гариза кабул итте. 2018 ел башыннан программага үзгәрешләр кертү капитал акчасын мәгариф өлкәсенә юнәлдерүчеләр санының артуына китерде. Хәзер гаиләләр сертификат акчасын балага өч яшь тулганны көтмичә, сертификат алуга ук мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре өчен түләүгә тота алалар.
Нәтиҗәдә 6 меңнән артык гаилә, әлеге мөмкинлектән файдаланып, ана капиталы белән балалар бакчалары һәм яслеләр өчен түләде. Сертификат акчасын дәүләтнеке булмаган балалар бакчалары һәм яслеләр өчен түләүгә юнәлдерергә, шулай ук бала караган өчен түләү чыгымнарына тотарга да була. Әлбәттә, бу очракта хезмәт күрсәтү учреждениесенең әлеге эшчәнлек белән шөгыльләнергә лицензиясе булуы шарт.
2018 елдан башлап аз керемле гаиләләргә ана капиталы акчасыннан айлык түләү алу мөмкинлеге дә бар.
Әлеге хокуктан ел башыннан баласы туган, ә гаиләнең һәр әгъзасына айлык керем хезмәткә яраклы халыкның яшәү минимумы 1,5 тән ким булган гаиләләр файдалана ала. 2019 елда Пенсия фондының территориаль органнарына айлык түләү сорап 577 гаилә мөрәҗәгать иткән.
2019 елда әлеге түләүне алуга хокук барлыгын белү өчен гаиләнең соңгы 12 айлык керемен, яңа туган баланы да кертеп, гаиләдәге кешеләр санына бүлеп карарга гына кирәк. Килеп чыккан сумма Татарстан Республикасында хезмәткә яраклы гражданнарның яшәү минимумы күләменнән 1,5 тән артмаса (2019 елда ул – 14034 сум), Пенсия фондына барып, гариза белэн мөрәжәгать итәргә мөмкин.
Әлеге түләү 2019 елда шулай ук балага яшь ярым булганчы да бирелә. Уңайлырак булсын өчен гаризаны бала туганнан сон 6 ай эчендә бирергә мөмкин – түләү бала туган көннән исәпләнә. Гариза балага 6 ай булганнан соң бирелгән очракта акча гариза белән мөрәжәгать иткән көннән түләнә.
Ана капиталы исәбеннән түләүләр гаиләнең кайсы төбәктә яшәвенә бәйле, ул әлеге төбәктә үткән елның 2 кварталы өчен баланың яшәү минимумына тигез.
2019 елда гариза белән мөрәжәгать иткән гаиләләр өчен түләү күләме Татарстан Республикасында 2018 елның 2 кварталы өчен баланың яшәү минимумына тигез – 8896 сум тәшкил итә.
Ана капиталын шулай ук торак шартларын яхшыртуга, әниләр пенсиясенең тупланма өлешен арттыруга, инвалид балаларны жәмгыятьтә социаль адаптацияләүгә һәм интеграцияләүгә юнәлдерергә мөмкин.
Ана капиталы программасына керү мөмкинлеге 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылды. Ягъни ана капиталы алу хокукына ия булу өчен сертификат алу хокукы бирүче баланың 2021 елның 31 декабренә кадәр тууы яки уллыкка алынуы шарт. Ә сертификат алу һәм аннан файдалану вакыты чикләнмәгән. 2019 елда ана капиталы 453 мең сум тәшкил итә.