2020 елда Алексеевск районында Бөтенроссия халык исәбен алу
Районыбызда 2020 елгы Бөтенроссия халык исәбен алуны үткәрү өчен йорт адреслары исемлеген актуальләштерү башланды.
РФ Хөкүмәтенең 4 ноябрь, 2017 ел, 2444-р санлы күрсәтмәсе тарафыннан 2020 елның октябрендә чираттагы халык исәбен алуны үткәрү турында игълан ителде. Росстат халык исәбен алугә әзерләнү һәм аны үткәрү өчен җаваплы кешеләрне билгеләде. Халык исәбен алу-2020 гә әзерләнү һәм үткәрүнең календарь планы нигезендә 1 августтан 30 ына кадәр махсус сайлап алынган теркәүчеләр өй адреслары исемлекләрен актуальләштерү эшләрен үткәрү өчен республиканың шәһәр һәм авыл торак пунктлары территорияләрен йөреп чыгачаклар. Теркәүчеләр территорияләрне генә йөреп чыгачаклар, өйләргә һәм фатирларга кермәячәкләр.
Теркәүчеләрнең бурычына шулай ук адреслы хуҗалыкларның торышын тикшерү (урамнар исемнәре күрсәткечләренең, өй номерларының булуы) дә керә.Теркәүчеләрнең үзләре белән махсус Росстат танкыклыклары булачак.
Алексеевск районында бер теркәүчегә 30 көндә уртача 600 йортны йөреп чыгу унормасыннан чыгып, 15 теркәү участогы булдырылды. Эшкә теркәүчеләр җәлеп ителде, аларга исәпкә алуга әзерләнү һәм аны үткәрүнең башлангыч этабында бик мөһим һәм җаваплы эш башкару бурычы тора. Шәһәр һәм авыл торак пунктларында өйләрнең адреслары исемлеген актуальләштерү һәм халык исәбен алуны үткәрүнең оештыру планнарын төзү – болар халык исәбен алу-2020 гә әзерләнгәндә халыкны тулы һәм сыйфатлы исәпкә алуны тәэмин итү өчен кирәк. Өйләр адреслары исемлекләре барлык торак пунктларда актуальләштерелә, актуальләштерү нәтиҗәләре буенча барлык аныкланган нәрсәләр исәпкә алу барышында халыкның тулы исәбен алуны тәэмин итү өчен һәр өй, торак пункт буенча халык саны турында мәгълүматлар базасына кертеләчәкләр. Исемлекләрне актуальләштерү барышында алынган мәгълүмат 2020 елда халык исәбен алуны үткәрүне оештыру планын эшкәртү өчен нигез булып тора.
Өй адреслары исемлекләре теркәүчеләр тарафыннан өйләрне натураль йөреп чыгу һәм реаль җирлекне теркәүченең маршрут кәгазендә һәм теркәү участогының картографик материалында күрсәтелгән мәгълүматлар белән чагыштырып, барлык шәһәрләрдә һәм торак пунктларда актуальләштерелә. Теркәүчеләрнең эш нәтиҗәләре буенча, шулай ук торак биналар һәм яшәү яки булу урынындагы торак биналарда яшәүче һәм теркәлүче кешеләрнең саны турында административ мәгълүматларны исәпкә алып, төзәтмәләр картографик материалга һәм Бөтенроссия халык исәбен алуга әзерләнү, үткәрү һәм йомгак ясау автоматлаштырылган системасының өйләр адреслары исемлекләренә кертеләчәкләр. Өйрәтүче семинарда халык исәбен алу-2020 нең автоматлаштырылган системасында өйләрнең адреслары исемлекләрен актуальләштерү методикалары, инструкцияләре, исәпкә алуга әзерләнү эшләренең этаплары, теркәүчеләрнең эш тәртипләре, алар эшенең нәтиҗәләрне тапшыру-кабул итү, муниципаль районнарда һәм шәһәр округларында халык исәбен алу-2020 нең оештыру планын төзү җентекләп каралган. Шулай ук июнь-июльдә исәпкә алуга әзерләнү эшенә йомгак ясалды, бу елның август-сентябренә планнар билгеләнде. Бөтенроссия халык исәбен алуның төп максаты – ил халкының демографик һәм социаль-икътисадый характеристикасын комплекслы бәяләргә мөмкинлек бирүче мәгълүмат алу. Исәпкә алу нәтиҗәсендә алынган мәгълүматлар илкүләм проектларны һәм дәүләтнең социаль программаларын эшләү, шул исәптән илнең демографик үсеше нигезенә ятачак. Моннан тыш, исәпкә алу мәгълүматлары халыкның тормышын яхшырту һәм демографик факторларны исәпкә алып, социаль һәм икътисади сәясәтнең төп юнәлешенә төзәтмәләр кертү өчен нинди чаралар күрергә кирәклеген аңларга мөмкинлек бирәчәк.