“Бердәм Россия” партиясенең мобиль кабул итү пунктлары халык белән эшләүне дәвам иттерәләр. Бүген шундый пункт Алексеевск районының өч авылында: Биләр, Зур Полянка һәм Зур Тигәнәле авылларында булды.
Авыл кешеләренең наказлары авылларда “Чиста су” программасын гамәлгә ашыруга, спорт мәйданчыклары, юллар төзүгә һәм коелар ясауга кагылды. Теләкләрнең күп өлеше, гадәттәгечә, социаль өлкә: авыр хәлдә калган кешеләргә (мәсәлән, янучыларга) ярдәм итү, авыл мәктәпләрендә кадрлар мәсьәләсе, авыл мәдәният йортларын заманча аппаратура белән тәэмин итү турында иде.