Лебедино авыл җирлегендә 2019 елның 8 сентябрендә булачак алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауга әзерләнү һәм аны үткәрү буенча гражданнар җыелышы булып узды. Авыл кешеләре гражданнарны традицион кабул итүдә районның төрле хезмәтләре вәкилләренә үз сорауларын бирделәр.
Җыелышны район башлыгы Сергей Демидов башлап җибәрде. Ул лебединолылар белән ачык диалог форматында сөйләште, сайлау көнендә активлык күрсәтергә чакырды. Авыл җирлеге җитәкчесе Юрий Тюкарёв гражданнардан җыелган акчаның нинди проблемаларны хәл итүгә тотылачагы турында сөйләде. Сентябрьдә үк инде ике юл салыначак, янгынга каршы гидрант төзеләчәк, су скважинасы эшләтеп җибәреләчәк. Лебединолыларның теләкләре һәм наказлары эшкә алынды.