Лебединолыларга «Созвездие-Йолдызлык” фестивале лауреатлары бик күп уңай кичерешләр һәм онытылмаслык концерт бүләк иттеләр. Фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов авыл мәдәният йортының актлар залына килгән кунакларны җылы сәламләде. Алексей Родионов, Булат Закиров, Александра Бушуева, Абдул Разуев, Илзирә Зарипова, Алинә Әхмәтова, Таһир Исмәгыйлев – илебез һәм республикабыз талантлары һәм горурлыгы. Бүген Алексеевск районы кешеләре аларга аягурә басып кул чаптылар.