Зирекле авыл җирлегендә   алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауга әзерләнү һәм аны үткәрү буенча  гражданнар җыелышы булды

2019 елның 6 августы, сишәмбе

Зирекле авыл җирлегендә  район башлыгы Сергей Демидов рәислегендә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауга әзерләнү һәм аны үткәрү буенча  гражданнар җыелышы булды.

 Авыл кешеләре белән очрашыр алдыннан  муниципалитет башлыгы, шулай ук район хезмәтләре җитәкчеләре һәм белгечләре гражданнарны кабул итте. Очрашу барышында авыл җирлеге башлыгы Валентина Данилова  гражданнарның  үзара салым акчаларын гамәлгә ашыру һәм авылны төзекләндерү планнары турында сөйләде. Зиреклелеләр авылны төзекләндерүгә кагылышлы  тәкъдимнәрен һәм теләкләрен әйттеләр. Зиреклелеләрнең наказлары эшкә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International