Алексеевск районы буенча ЮХИДИ бүлеге гражданнарны дәүләт хезмәтләрен Интернет аша алу мөмкинлекләреннән активрак файдаданырга чакыра.
Уңайлы. Тиз. Файдалы
- ЮХИДИ линиясе буенча кирәкле дәүләт хезмәтләрен алуның аеруча гади һәм уңайлы ысулы – бу Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы мөмкинлекләреннән файдалану, - дип хәбәр итә ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илнур Зиннәтуллин. - Әлеге ресурс уңайлы һәм дәүләт хезмәтен яки кирәкле мәгълүматны алганда вакытны янга калдырырга теләүче кешеләр өчен махсус булдырылган.
Транспорт чараларын теркәүне, Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (www.
gosuslugi.ru) мөмкинлекләреннән файдаланып, сезнең өчен уңайлы вакытка планлаштырырга була. Без игътибарны Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдалануның тиз, уңайлы һәм экономияле икәнлегенә юнәлдерәбез.
2017 елның 1 гыйнварыннанзаконлы көченә кергән “Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлеше, 333.5 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында” 30 декабрь, 2016 ел, 402-ФЗ санлыФедераль закон нигезендә Бердәм дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланучылар дәүләт пошлинасын дәүләт пошлинасысуммасыннан 30процентлы ташлама белән түли алалар. Мисалга, автомобильне яңа яки элегрәк сакланган дәүләт теркәү билгеләрен алу белән теркәүгә шәхсән мөрәҗәгать иткәндә һәм гариза биргәндә гариза бирүче 2850 сум түли, Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза биргәндә һәм дәүләт пошлинасы түләгәндә аның күләме 1995 сум тәшкил итәчәк.