Җәй – озак көтеп алынган ял итү чоры. Дөньяның гүзәллеген ничек күзәтүегез үзегезгә бәйле: җаваплы салым түләүче буларак, ял итү өчен сайлаган илегездәме, әллә телевизор яки интернет ашамы. Татарстан Республикасы буенча Россия Федераль салым хезмәтенең 12 нче районара инспекциясе исегезгә төшерә: бюджет каршында бурычлары булган гражданнар өчен илдән чыгуга тыюлар гамәлдә. Салым органнары татарстанлыларга ялга китәр алдыннан алдан ук салым буенча бурычлары бармы икәнлеген белешергә һәм аларны түләргә тәкъдим итә. Моны өйдән чыкмыйча гына “Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты “ Россия Федераль салым хезмәтенең интерактив сервисыннан файдаланып эшләргә була. Сервис шулай ук бурычны онлайн-режимда 30 банк-партнер аша түләргә яки теләсә кайсы банк аша түләү өчен квитанцияләр бастырырга булышачак.
Хөрмәтле алексеевскилылар! Салым түләүне озакка сузмагыз, чөнки вакытында түләнмәгән салымның һәр көне өчен пеня исәпләнә. Бурычлар лаеклы ялыгызның ямен җибәрмәсен!