Цифрлы эфир телевидение тапшыруларына күчкәндә кайбер гражданнарга каралган социаль яклау чаралары турында мәгълүмат
Социаль якланмаган категориягә керүче гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтү максатларында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 13.07.2019 елда "Цифрлы телевидение тапшыру сигналын кабул итү өчен цифрлы телевидение приставкасы һәм (яисә) телевидение антеннасын сатып алуга чыгымнарны компенсацияләү турында"гы 574 нче карары кабул ителде. Аның нигезендә цифрлы телевидение приставкасы һәм телевидение антеннасының цифрлы телевидение тапшыру сигналын кабул итү өчен кирәкле чыгымнарны компенсацияләү каралган.
Компенсация цифрлы телевидение приставкасы яисә телевидение антеннасының фактик бәясе күләмендә биреләчәк, ләкин һәр төр җиһаз өчен 1000 сумнан артык була алмый.
Компенсация алуга түбәндәге категориядәге гражданнар хокуклы:
Компенсация билгеләү өчен 2019 елның 1 октябреннән соңга калмыйча яшәү урынындагы социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итеп, түбәндәге документларны тапшырырга кирәк.
Шул ук вакытта балага айлык пособие алучы гаиләләр керемнәре турында документлар бирүдән азат ителә.
Белешү өчен телефон: 2-53-01.