Биләрдә коррупциягә каршы көрәш алымнарын тикшерделәр

2019 елның 5 августы, дүшәмбе

«Сәләт» Халыкара яшьләр белем бирү форумында коррупциягә каршы көрәш алымнарын тикшерделәр

 

2 августта коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча  Татарстан Республикасы Президенты Идарәсе Татарстан Республикасы  Яшьләр эшләре һәм “Бирмәскә – алмаска!” республика  яшьләре коррупциягә каршы программасы активистлары белән берлектә яшьләргә хокук белеме бирү мәсьәләләре  буенча  форумда катнашучылар белән очрашу оештырды.

Очрашуда катнашучыларга диалог форматында аларның гражданлык һәм хезмәт хокуклары аңлатылды. Аерым игътибар мәктәп укучыларын начар мәгълүматтан саклау һәм белем бирү өлкәсендә коррупциягә каршы тору мәсьәләләренә бирелде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International