“Бердәм Россия” партиясенең мобиль җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәләре Татарстан халкыннан наказлар җыя. Кабул итү бүлмәсе Алексееевск районында да булды. Партиянең Татарстан бүлеге вәкилләре алексеевскилылар, юешкөрнәлелеләр һәм Сахаровка авылы кешеләре белән очраштылар.
Авыл кешеләренең теләкләре һәм наказлары нигездә торак-коммуналь хуҗалык, төзекләндерү өлкәләренә, авыл хуҗалыгы өлкәсе хезмәтчәннәренә ташламалар һәм субсидияләр бирү мәсьәләләренә кагылды.
“Бердәм Россия” партиясенең мобиль җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә, булачак депутатларның эше нәкъ менә татарстанлылардан, шул исәптән Алексеевск районы кешеләреннән җыелган наказларга нигезләнәчәк, дип билгеләп үтәләр. Республикада “Бердәм Россия” партиясенең мобиль кабул итү бүлмәләреннән тыш, гражданнар наказларын җыюның тагын бер каналы - МОЙДЕПУТАТ.ОНЛАЙН» интернет-сервисы да эшли башлады. Республиканың теләсә кайсы кешесе интернет аша, бушлай “кайнар линия” телефоны (8-800-201-1600) яки WhatsApp аша партиягә сорау бирә һәм булачак депутатлар өчен йөкләмәләр белән мөрәҗәгать итә ала.