Депутатлыкка кандидат авыл кешеләре белән очрашты

2019 елның 5 августы, дүшәмбе

 

Биләр авылында район башлыгы Сергей Демидов рәислегендә      алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауга әзерләнү һәм аны үткәрү буенча гражданнар җыелышы булып узды.  Җыелышта авыл кешеләре алдында  депутатлыкка кандидат Фоат Вәлиев чыгыш ясады.

Җыелыш алдыннан район бүлекләре начальниклары һәм белгечләре  гражданнарны кабул итте.  Очрашу барышында биләрлеләр үзләренең авыл территориясен төзекләндерүгә кагылышлы тәкъдимнәрен һәм теләкләрен әйттеләр. Авыл халкының наказлары эшкә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International