Диңгезче дуслыгы бәйрәме

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

Якшәмбе көнне, 28 июльдә, алексеевскилылар Хәрби-диңгез флоты көнен билгеләп үттеләр.

Бу көнне диңгезчеләр (алар арасында  диңгез пехотачылары, су асты көймәсе диңгезчеләре дә бар иде) диңгезче дуслыгының көчен  тагын бер кат күрсәтү өчен бергә җыелдылар. ЗАГСтан алар саф белән бистә урамнарыннан диңгезчеләр монументына уздылар, анда   флот төзүнең  323 еллыгына багышланган  тантаналы митингта катнаштылар.  Митингта Россия Гимны яңгырады һәм  Андреевск әләме күтәрелде.

Традиция буенча бәйрәмгә күпчелек катнашучылар формалардан, тельняшкалардан һәм бескозыркалардан килделәр. Күпләр гаиләләре белән иде. Диңгезчеләр истәлекле билгедән   Җиңү паркына уздылар, анда бер минут тын торып, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташларыбызны искә алдылар. Шулай ук бу көнне бистә урамнары буйлап колонна йөреп торды, аның башында тәгәрмәчле көймә иде. Динамикалардан җырлар һәм Хәрби-диңгез флоты көне белән котлаулар яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International