Алексеевск муниципаль районындагы җирле җәмәгать оешмасы пенсионерларының “Ветераннар” командасы белән “Кайгырту” приютында тәрбияләнүче балаларның “Яшьләр” командасы арасында шахмат бәйгеләре булып узды.
Кунаклар һәм балалар үзара ярыштылар, җиңүләренә сөенделәр, бер-берсенә дусларча, ничек итеп җиңүче булырга, дигән киңәшләр бирделәр. Шахмат һәм шашка уеннарында җиңүчеләр билгеләнмәде – дуслык җиңде. Катнашучылар турнирдан канәгать калдылар, яхшы кәеф һәм уңай хис-тойгылар алдылар, киләчәктә, һичшиксез, яңа җиңүләр алып киләчәк яңа йөрешләр һәм партияләр өйрәнәчәкләренә ышандырдылар.
Катнашучылар, бер-берсе белән ярышып, үзләре өчен билгеле бер уңышларга ирештеләр, таныштылар һәм моннан ары да аралашу һәм бер-берсенә ярдәм итешү мәсьәләләрен тикшерделәр.
Турнир дустанә мөнәсәбәттә узды, ярышлар азагында балаларның да, пенсионерларның да кәефе күтәренке иде. Чара тәмамлангач, катнашучыларның барысы да актив катнашканнары өчен дипломнар алдылар.