ТУКАЙ ЙӨРГӘН СУКМАКЛАРДАН

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

 

Һәр халыкның үз даһие бар. Татар халкының ул – Габдулла Тукай.

Шанлы-давыллы чорда кечкенәдән үк  ятимлек ачысын һәм фәкыйрьлекне, татар халкының ачы язмышын, аның газапларын үз җилкәсендә, үз тәнендә татып үскән шагыйрь.  Аны онытмыйлар, аңа сокланалар, “татар халкы тарихында  бүтән андый шәхес булмаган, юк һәм шундый шагыйрь тагын туармы икән, дип фаразлавы авыр, саныйлар” (Сибгат Хәким).     

 

 Шимбә көнне, кояшлы җәйге иртәләрнең берсендә Коры Көрнәле авылында гомер итүче  бер төркем шигъриятне яратучылар  Тукайның туган ягы - Арча районы Яңа Кырлай авылына юл тоттылар. Туристлар уңайлы автобуска утырып, 2 сәгатьтә урынга барып җиттеләр.

 Музей ике катлы иркен агач йортта урнашкан. Экспозиция XIX гасыр татар әдәбияты классигының биографиясе һәм иҗатына багышланган. Музейда шагыйрьнең 33 китап чыгарганлыгын белергә була. Ул Крылов, Пушкин, Лермонтовны татар теленә тәрҗемә иткән, актив публицист, тәнкыйтьче һәм җәмәгать эшлеклесе булган. Биредә аның китапларының төп нөсхәләре саклана.

Аннан соң районыбыз делегациясе музей территориясе буйлап йөрде, Габдулла Тукай әкиятләре буенча куелган скульптура композицияләрен карады. Паркта  аның әсәрләре геройлары -  Су анасы, Шүрәле, Былтыр, Кәҗә белән Сарык, шулай ук Сәгъди абзый һәм кечкенә Апуш сыннары куелган. Кунаклар шулай ук Шүрәлеләр паркында булдылар. Крестьян Сәгъди абзыйның музей-йортына экскурсия сәяхәтебезнең иң югары ноктасы булды.   Бу кеше ятим бала Габдулланы сыендыруы белән билгеле. Сәгъди  абзый утары ишегалдында крестьян тормышы өчен кирәкле бөтен  хуҗалык корылмалары: азык-төлекне саклау өчен келәт, буралы кое, түбәле баз бар. Йорт эчендә узган заманнарның көнкүреш атмосферасы  булдырылган. Аның өчен экспонатларны авыл халкы үз  хәзинәләреннән җыйган. Биредә кыйммәтле экспонат - Тукайны тәрбиягә алган әтисе Сәгъди абзыйның табагы.

  Гатина Сәрия  сәфәр турында менә ниләр сөйли:
  – Тукай-Кырлайга экскурсия бик тә дулкынландыргыч булды. «Әгәр Лермонтов һәм Пушкин күкләрдә кояш булса — мин якты ай булырмын, минем шигырьләрдә аларның нурлары...» - дип яза бөек татар шагыйре.

 
 Авыл үзе агач йортлары, мәчете,   милли паркы һәм ярында Тукай әдәби музее урнашкан буасы белән милли колоритны саклап калган, анда музей экспонатлары арасында генеалогик агач һәм Тукай гаиләсенең шәхси әйберләре саклана.   Элек кешеләрнең ничек яшәгәнен, ничек, нинди шартларда ашарга әзерләвен балаларга күрсәтер өчен бу менә дигән мөмкинлек.   Безнең белән барган  яшьләр менә шуларга игътибар иттеләр. Чыннан да, музейлар алар  халыкның мәдәниятен, көнкүрешен  күзалларга мөмкинлек бирә, тарихны күрсәтә. Музейлар ярдәмендә җәмгыятьнең мәдәни һәм тарихи әһәмияткә ия булган күп кенә мәдәни мирас объектлары сакланган. Музейга бару кешенең эчке дөньясын баета,ата-бабаларның үткәненә һәм тарихына кагылырга, шулай ук хәзерге тормышта очрамаган күп кенә әйберләрне күрергә мөмкинлеген бирә.

 Безне шулай оештырып, уңайлы автобуста алып барганы өчен авылдашыбыз Габделкәбиров Шәфкаткә һәм аның хатыны Мөршидә ханымга аерым рәхмәтебезне әйтәбез, без шундый кызыклы экскурсиягә бушлай барып кайттык. Аларга нык сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, балаларының игелеген күреп, имин юлларда йөрүләрен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International