Изге Русь, правослау динен сакла!
Войкинода Русьны чукындыру көнен билгеләп үттеләр
Мотоциклларда йөрергә яратучылар, казаклар, ветераннар советы, районның иҗат коллективлары, чакырылган мәртәбәле кунаклар һәм артистлар, шулай ук авыл халкы бәйрәмне җылы һәм күңелле иттеләр.
Бәйрәм изге су белән гыйбадәт кылудан башланып китте. Кунакларны бәйрәм белән Алексеевск благочиниесе благочинные протоиерей Павел Чурашов котлады. Войкино авыл җирлеге башлыгы Надежда Шабутдинова чарада катнашучыларга һәм шундый якты, матур бәйрәмне оештыруда катнашкан бөтен кешегә чын күңелдән рәхмәтен җиткерде. Район башлыгы Сергей Демидовка рәхмәт сүзләре әйтелде.
Правослау мәдәниятен үстерүгә һәм гореф-гадәтләрне саклауга өлеш керткәннәре өчен Павел һәм Анатолий атакайлар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде; чишмә территориясен төзекләндерүгә зур өлеш керткән өчен Анастасия Подгорнова Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде. Авыл җирлеге башлыгы якташы Михаил Кузьминга икона бүләк иткәне өчен ихластан рәхмәт әйтте. Әлеге матур бәйрәм кунакларын Алексеевск районының үзешчән сәнгать артистлары, иҗат коллективлары һәм Лаеш районыннан килгән "Русская душа" ансамбле (Рождествено авылы) сөендерде.
Павел Чурашов билгеләп үткәнчә, бу бәйрәм традицияләрне саклап калуга һәм җәмгыятьтә тынычлыкны ныгытуга ярдәм итә.
Войкинода Русьны чукындыру көнен бәйрәм итү инде алтынчы ел рәттән үткәрелә һәм ул шушы күркәм төбәкнең чын традициясенә әверелә. Җирлек җитәкчесе Надежда Петровна Шабутдинова бәйрәмнең йөрәге, идеяләрнең төп генераторы һәм иҗади уй-ниятләрне тормышка ашыручы булып тора. Нык холыклы һәм йомшак күңелле әлеге нәфис зат якташларын берләштерә, аларны кече ватаннарын төзекләндерүгә генә түгел, ә бәлки мәдәни кыйммәтләрне үстерүгә һәм саклауга да рухландыра.