Төзелеш эшләре колхоз басуларының берсендә, Бутлеровка авылыннан ерак түгел алып барыла.
Төзелеп килүче объектта район башлыгы Сергей Демидов катнашында киңәшмә узды. Колхоз рәисе Ильяс Әхмәтов һәм Киров өлкәсеннән килгән төзүчеләр район башлыгына әлеге комплексны төзү планнары турында сөйләделәр. Беренче чиратта 428 сыерга абзар, бозаулату бүлеге һәм сыер саву залы төзү тора, анда 50 миллион сумлык җиһаз урнаштыру күздә тотыла. 40 сыерга исәпләнгән саву залында яңа типтагы «карусель» исемле яңартылган саву җайланмасы урнаштырылачак. Мондый җиһаз Россиядә әле беренче тапкыр гына урнаштырылачак. Беренче чират 2020 елның 1 сентябренә файдалануга тапшырылыр, дип фаразлана. Бу комплекс колхозга сөт җитештерүне арттырырга ярдәм итәчәк, чөнки хуҗалык Юеш Көрнәле янында урнашкан ферманы да файдаланырга ниятли.
Хуҗалык җитәкчесе Ильяс Әхмәтов Сергей Демидовка көзге һәм язгы юлсызлык төзелешкә комачауламасын өчен юл төзүдә ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать итте. Район башлыгы бу мәсьәләне хәл итәргә вәгъдә бирде.