Быелның сентябреннән Алексеевск районында “Демография” илкүләм проекты кысаларында “Өлкән буын” исемле төбәк проектны гамәлгә ашыру башланачак.
Проект барышында өлкән буын гражданнарын профилактик караулар һәм аларның сәламәтлеге торышын диспансер күзәтүе системасын камилләштерү буенча чаралар үткәреләчәк. Проектта “гергиатрия” профиле буенча медицина ярдәмен үстерү, социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында яшәүче хәвеф төркемендәге хезмәткә сәләтле яшьтән өлкәнрәк гражданнарга пневмококк инфекциясенә каршы вакцинация ясау каралган. Моннан тыш, авыл җирләрендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә кайбер социаль яктан әһәмиятле йогышлы булмаган авыруларын ачыклау өчен өстәмә скрининниклар үткәреләчәк. Әлеге кешеләрне Алексеевск районы медицина оешмаларына бушлай алып килү мөмкинлеге дә бар.
Проектның әлеге юнәлешен гамәлгә ашыруның көнүзәк мәсьәләләреннән берсе - өлкән буын гражданнарының профилактик карау кысаларында үткәрелә торган ( елга бер тапкырдан кимрәк түгел) сәламәтлек торышы мониторингы нигезендә аларга медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерү, шулай ук авырулары яки патологияләре ачыкланган пациентларны диспансер күзәтүендә тоту. Нәтиҗәдә 2024 елга хезмәткә сәләтле яшьтән өлкәнрәк гражданнарны профилактик карауларга тарту тиешле яшьтәге халыкның кимендә 70 процентына җитәчәк, авыру сәбәпле диспансер күзәтүендә торучы хезмәткә сәләтле яшьтән өлкәнрәк гражданнарның өлеше 2024 елга 90 процентка артачак.
Районыбызда Алексеевск үзәк район хастаханәсе, социаль яклау бүлеге, халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге проектны гамәлгә ашыруда төп катнашучылар булып торалар.