Урып-җыю кампаниясе кызганнан-кыза бара.
Кичә бодай суктыруга “Алга” колхозының биш комбайны чыкты.
“Родина” колхозында да шуның кадәр үк техника эшли башлады (рәсемдә). Басуларга “Кызыл Шәрыкъ” бүлекчәләре игенчеләре дә чыкты. Ә “Алексеевск” халык предприятиесе комбайнчылары бодай урып-җыюдан тыш әле тагын борчак урып-җыюны да дәвам иттерәләр. 26 июльгә алар 350 гектар җыеп алдылар инде, уңышлылык һәр гектардан 25 центнер тәшкил итә.
Басуларда барлыгы предприятиенең 19 комбайны эшли.