14 октябрьдә аналоглы телевидение эшләүдән туктаячак. Гражданнарның якланмаган категорияләре өчен санлы телевидениегә күчү бушлай гамәлгә ашырыла. Субсидияләр алу турында җентекләбрәк белү өчен социаль яклау бүлегенә яки волонтерларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Район кешеләренә санлы җиһазны көйләүдә махсус өйрәтелгән 29 волонтер ярдәм күрсәтәчәк. Аларның хезмәтенә гаризаларны 8-800-222-8-716 телефоны буенча рәсмиләштерергә була. Волонтерлар өч көн эчендә кирәкле җиһазны тоташтырачаклар һәм ярдәм итәчәкләр.