Алексеевск  район Советы сессиясендә  су  белән тәэмин итүгә, балаларның җәйге ялына һәм гражданнарның куркынычсызлыгына кагылышлы мәсьәләләр каралды

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Алексеевск районында Алексеевск муниципаль районы Советының утыз өченче утырышы булды. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Людмила Кирюхина  Алексеевск муниципаль районы территориясендә балаларның һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын, сәламәтләнүен һәм эш белән тәэмин ителүен оештыру мәсьәләсе турында бәян итте.

  2018-2020 елларга Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районында террорчылыкны һәм экстремизмны булдырмау программасын гамәлгә ашыруның барышы турында Алексеевск районы буенча Эчке эшләр министрлыгының бүлек начальнигы Вячеслав Яковлев хәбәр итте.

Биләр дәүләт тарихи-археологик һәм табигый музей-тыюлыгы эшчәнлеге һәм аның үсеш перспективалары турында  тыюлык директоры Әнәс Кутуев сөйләде.

Алексеевск муниципаль районы территориясендә су белән тәэмин итүне һәм аны агызып җибәрүне оештыру турында  инфраструктур үсеш буенча башкарма комитет  җитәкчесе урынбасары Анатолий Абакумов сөйләп бирде.  

Район башлыгы урынбасары Галина Белова илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның барышы турында җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International