Теркәлгән кандидатларга таныклыклар тапшырылды

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Бердәм тавыш бирү көнендә, 2019 елның  8 сентябрендә, Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының 14 нче бер мандатлы  сайлау округы буенча - Алексеевск шәһәр җирлеге, 2 нче бер мандатлы  сайлау округы буенча - Көрнәле авыл җирлеге, 3 нче бер мандатлы  сайлау округы буенча Кыр Шунталысы авыл җирлеге  депутатларын өстәмә сайлаулар булачак. 

14 нче бер мандатлы  сайлау округы буенча  территориаль сайлау комиссиясе түбәндәге кандидатларны теркәде: Кладов Герман Александровичны  (“БЕРДӘМ РОССИЯ” Бөтенроссия сәяси партиясе сайлау берләшмәсе тарафыннан күрсәтелде) һәм Гайсин Георгий Рафаэль улын (үз-үзен күрсәтте).

2 нче бер мандатлы  сайлау округы буенча - Пилишкин Сергей Николаевичны (“БЕРДӘМ РОССИЯ” Бөтенроссия сәяси партиясе сайлау берләшмәсе тарафыннан күрсәтелде) һәм  Хәйруллин Әдһәм Әнәс улын  (үз-үзен күрсәтте).

3 нче бер мандатлы  сайлау округы буенча - Кыямов Илнар Гыймран улын  (“БЕРДӘМ РОССИЯ” Бөтенроссия сәяси партиясе сайлау берләшмәсе тарафыннан күрсәтелде) һәм Идрисов Фәнүс Фәрит улын ( үз-үзен күрсәтте).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International