Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр итә

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

Басуларны пестицидлар белән эшкәртү турында  массакүләм мәгълүмат чаралары аша кисәтергә кирәк.

 Бал кортларының һәлак булуын булдырмас өчен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе   басуларны пестицидлар белән  эшкәртү турында  авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренең якындагы авыл кешеләренә хәбәр итәргә тиешлекләрен исләренә төшерә. Ни кызганыч, республикада һәм безнең районда басуларны агрохимикатлар белән эшкәртү аркасында бал кортларының күпләп һәлак булу очраклары булды инде. Басуларны эшкәрткән хуҗалык җитәкчеләре бу хакта умартачыларны кисәтмәгәннәр, шуның аркасында аларга саллы гына зыян китерелде.

 Пестицидлар һәм агрохимикатлар куллануга 10.06.2016 ел таләпләре турында Санитария кагыйдәләре һәм нормалары нигезендә  басуларны эшкәртү турында эшләр башланганчы өч көн алдан кисәтергә кирәк.  Моны массакүләм мәгълүмат чаралары аша хәбәр итәргә дә, эшкәртелә торган мәйданның бөтен периметры буенча бер-берсеннән күренеп  тора торган зонада мәгълүмат щитлары куярга да кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International