Базяково авылында үзара салым акчасының бер өлешенә кое төзелде

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

Базяковода үзара салым акчасына кое төзелде. Войкино авыл җирлеге башлыгы Надежда Шабутдинова  сөйләгәнчә, кое төзүгә 50 мең сум акча киткән. Җирлек башлыгы  коеның башын каплап куярга җитмәгән акчаны үзенекен биргән.

Авыл су белән үзәктән тәэмин ителсә дә,  мондый эчәргә яраклы су чыганагы авылга кирәк.  Кайчак су белән проблемалар килеп туганда базяковолылар миңа кое төзү турында үтенеч белән мөрәҗәгать иттеләр.  Коеның тирәнлеге 10 метр. Аның суы йомшак, тәмле. Аны ачуга бөтен авыл җыелды. Анда без киләчәктә эскәмияләр куярга,  бу урынны киртәләп алырга һәм һәр елны 18 июльдә  Кое көнен билгеләп үтәргә карар иттек. Газета аша  бөтен кешегә ярдәмнәре өчен рәхмәт  әйтергә телим. Аерым рәхмәт сүзләрен  коеның өске өлешен ясаган Михаил Павлович Мартыновка  (фотода) әйтәсем килә, - дип сөйләде җирлек башлыгы Надежда Шабутдинова. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International