Яссылатылган бөртекне консервацияләү - югары сыйфатлы терлек азыгы әзерләүнең нәтиҗәле ысулы

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

Нурлат  районының  «Агроинвест» идарәче компаниясе предприятиеләрендә  шундый    принцип  буенча  800 тонна  яссылатылган  арпа әзерләнгән.   Болар  -   Сөләйманов А.И. крестьян-фермер хуҗалыгы һәм    «Южный» АФ ҖЧҖ,  аларда   400әр тонна  шундый  ашлык  әзерләнгән.   Якын  араларда  Мамадыш  һәм

 Апас районнарында  да  арпаны   шулай  әзерләү  башлана.  

Хәзерге  ваакытта  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  белешмәләре  буенча  республика хуҗалыкларында  дымлы  ашлыкны  яссылату  өчен   «MURSKA» маркалы  26 техника  эшли.  

Болай  әзерләүнең  уңай  ягы  шунда, бу  ашлыкны  гадәти  эшкәртү  өчен  кирәкле  төрле  операцияләрне  читләтеп  үтәргә  мөмкинлек  бирә:    киптерү,  ваклау һәм  башка эшләрне  башкару  таләп  ителми.  Мондый  ысул  шулай  ук  бөртеклеләрне  иртәрәк  җыярга  мөмкинлек  бирә,  ә  техника  һәм  эшче куллар  җитешмәгәндә,  шулай  ук  бар көчне  мөһимрәк  бурычларны,  мәсәлән,  орлык  өчен  ашлык,  башка  культураларны  җыюга  кулланырга  ярдәм  итә.  Шул ук  вакытта   мондый  ысул  белән  әзерләнгән  азык  туклыклырак була  һәм  озаграк  саклана.    

Яссылатылган  консервацияләнгән ашлыкның өстенлеге  тагын шунда: ул  куллануга  тулысынча  әзер,  аның  тузаны  чыкмый,  хайваннар  аны  бик  яратып  ашыйлар,  тиз эшкәртелә,  аннан  сөтнең һәм  итнең  сыйфаты  яхшыра,  савым һәм  терлекләрнең  авырлыгы  арта.       

Ашлыкны  яссылатудан  икътисадый  файда  ашлыкны  киптергәндә  тотыла  торган  энергияне  саклап  калуда  да  сизелә.  Моннан  тыш,     файдалану чыгымнары  кими.  Ашлыкны  ваклый  торган  тегермән   энергиянең    ¼ен  генә  сарыф итә.   Әмма,  һичшиксез, иң  мөһим  өстенлек -  терлекләрнең  продуктлылыгы артуда      (сөт, аксым, май, ит  җитештерүнең  артуында)  күренә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International