2019 елның 25 июлендә иртәнге 9 да Алексеевск район  Советының утырышлар залында Алексеевск шәһәр җирлегенең утыз сигезенче утырышы булачак

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

 

2019 елның 25 июлендә иртәнге 9 да Алексеевск район  Советының утырышлар залында Алексеевск шәһәр җирлегенең утыз сигезенче утырышы булачак.

 Утырыш каравына түбәндәге мәсьәләләр кертелде:

  1.  Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы  Алексеевск шәһәр җирлеге Советының  “2019 елга һәм 2020-2021 елларның планлаштырылган чорына Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы  Алексеевск шәһәр җирлеге  бюджеты турында”гы 13 декабрь, 2018 ел, 180 нче карарына үзгәрешләр кертү турында.   
  2. Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы  Алексеевск шәһәр җирлегенең 2019 елның беренче яртыеллыгы бюджетының үтәлеше турында.
  3. 2020 елда Алексеевск шәһәр җирлеге территориясендә  халык санын алуга әзерләнү турында.

4. Алексеевск шәһәр җирлеге территориясендә   законлылык һәм хокук тәртибенең торышы турында.

 5. Алексеевск шәһәр җирлеге территориясендә  гражданнарның үзара салымы турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International