2019 елның 25 июлендә иртәнге 10 да район Советының утырышлар залында Алексеевск муниципаль районы Советының утыз өченче утырышы булачак.
Утырыш каравына түбәндәге мәсьәләләр кертелде:
1. 2019 елда Алексеевск муниципаль районы территориясендә балаларның һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын, сәламәтләнүен һәм эш белән тәэмин ителүен оештыру турында.
2. 2018-2020 елларга Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районында террорчылыкны һәм экстремизмны булдырмау программасын гамәлгә ашыруның барышы турында.
3. Биләр дәүләт тарихи-археологик һәм табигый музей-тыюлыгы эшчәнлеге һәм аның үсеш перспективалары турында.
4. Алексеевск муниципаль районы территориясендә су белән тәэмин итүне һәм аны агызып җибәрүне оештыру турында.
5.Төрлесеннән.